news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алабугада тавыш бирде

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Россия Президентын сайлауда катнашты. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителә.

Министр Алабуганың 1390нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Фото: © https://t.me/mindortrans_rt

Бүген, 17 мартта – Россия Президентын сайлауның соңгы көне. Анда дүрт кандидат катнаша. Алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

15 марттан Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук 45 вакытлы сайлау участогы ачылды.Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, алар арасында чит ил вәкилләре дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100