Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Актаныштагы төзелешләрне карады
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Актаныш районына эш сәфәренә килде.Ул муниципалитетның юл тармагында төзелеш эшләре белән танышты. Шулай ук район территориясендә сафка басып килүче берничә мөһим объектта булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Фәрит Хәнифов иң элек Актаныш районы Качкын авылы янындагы Баҗана елгасы аша төзелеп килүче күпер төзелешен карады. Әлеге күпер М7 трассасындагы мөһим объектларның берсе.
Министр Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән биредәге төзелеш эшләре барышына бәя бирде, төзүчеләр белән аралашты һәм графикның һәм технологик таләпләрнең үтәлешен кариады.
Аннары рәсми затлар Түке-Татар Ямалысы автомобиль юлын карады, биредәге юл өслеген киң колачлы яңарту дәвам итә. Актанышның төп транспорт артериясе булган Ленин проспектына капиталь ремонт ясау белән дә якыннан таныштылар.
Киңәшмә барышында ТР Министрлар Кабинетының 19.07.2025 №534 карарында каралган юл эшләре программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алдагы өч елга планлаштырылган объектларны төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга аерым игътибар бирелде.
Актаныш муниципаль районы торак пунктларының урам-юл челтәренең торышы, шулай ук төбәктәге вак ташлы автомобиль юлларының саны һәм торышына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Бетон автомобиль юлларын төзү проектларын гамәлгә ашыру перспективалары турында аерым фикер алыштылар.
Киңәшмә ахырында Актаныш муниципаль районының Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы белән килешүгә әзерлек статусы каралды, ул якларның муниципалитетның юл инфраструктурасын үстерү буенча планнарын һәм йөкләмәләрен билгеләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз