news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан төзүчеләргә зур хезмәт хакы тәкъдим ителүче төбәкләр арасына керде

Татарстан төзүчеләргә зур хезмәт хакы тәкъдим ителүче төбәкләр арасына керде

Татарстан төзелеш тармагында тәкъдим ителә торган хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре рейтингында 4нче урынны алды. hh.ru сервисы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Республикада төзелеш тармагында эш бирүчеләр аена уртача 77 013 сум хезмәт хакы тәкъдим итә. Төзелеш өлкәсендә иң югары хезмәт хаклары Киров өлкәсендә (аена 92 089 сум), Мордовиядә (83 801) һәм Чувашиядә (82 201) тәкъдим ителә.

Төзелеш һәм күчемсез милек өлкәсе хезмәткәрләре ихтыяҗ зур булган белгечләр арасына керә. Идел буе округында көндәшлек дәрәҗәсе бер вакансиягә 2,2 резюме тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot