news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан төзелеш министрының элеккеге урынбасары Рим Халитов вафат

Татарстан төзелеш министрының элеккеге урынбасары Рим Халитов вафат
Фото: minstroy.tatarstan.ru

Татарстан төзелеш министрының элеккеге урынбасары, «Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге» президенты Рим Шәфикъ улы Халитов 78 яшендә вафат булган. «Татар-информ»га әлеге мәгълүматны Татарстан Төзелеш министрлыгында расладылар.

«Әйе, кызганыч, бу шулай», – дип җавап бирделәр Татарстан Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә Халитовның вафаты турындагы сорауга.

Рим Халитов 1945 елның 3 февралендә Оренбург өлкәсенең Югары-Яңа Котлымбәт авылында туган. 1971 елда «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый.

Халитов бөтен гомерен төзелеш белән бәйли. Бөтенсоюз күләмендәге КАМАЗ һәм Чаллы төзелешендә мастерлыктан төзелеш штабы башлыгына кадәр юл үтә. Рим Халитов 1 ел дәвамында Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Капиталь төзелеш идарәсен җитәкли. Соңрак идарә Татарстан Инвестиция-төзелеш баш идарәсе дип үзгәртелә. 1996-1998 елларда Халитов бер үк вакытта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары була. 2005 елдан Рим Халитов «Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге»н җитәкли.

Халитовка «Россиянең атказанган төзүчесе», «Татарстанның атказанган төзүчесе», Россия һәм Татарстанның мактаулы төзүчесе исемнәре бирелә. Ул «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» һәм «Төзелештәге казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнгән.

«Рим Шәфикъ улы Халитовның вафат булуы — төзелеш тармагы өчен зур югалту. Рим Шәфикъ улы профессиональлек һәм үз һөнәренә тугрылыкның якты үрнәге иде, аның игелеклелеге һәм кешелеклелеге белән очрашкан һәркемнең йөрәгендә аның китүе бушлык калдыра», – диелә Россия Төзүчеләр берлеге сайтында.

Хушлашу бүген Казанда, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, 11.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Төзелеш министрлыгында белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100