news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Айзатуллин: Гасырлар буена Сабантуй – халыкның яраткан бәйрәме

Марат Айзатуллин: Гасырлар буена Сабантуй – халыкның яраткан бәйрәме
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Биектау районы Сабан туеның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да бар иде.

«Министрлык һәм шәхсән үземнең исемнән сезне татар халкының матур бәйрәме булган Сабантуй белән котлыйм. Гасырлар буена Сабантуй – халыкның яраткан бәйрәме, хезмәт тантанасы. Без үзебезнең туган республикабыз үсешен күреп чын күңелдән горурланабыз. Һәр ел саен Татарстанда социаль объектлар, тораклар һәм парк белән скверлар төзелеп һәм яңартылып тора. Шулай ук инженерлык инфраструктурасы да заманча үзгәрешләр кичерә. Болар барысы да безнең республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт программалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла», – дип белдерде ул чыгышы вакытында.

Шулай ук министр, Сабантуйның агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү, данлау билгесе булуын әйтте.

«Татарстанга Сабантуйны күрер өчен төрле яклардан да киләләр. Җәйләребезне Сабантуйларсыз күзаллап та булмый. Әлеге бәйрәм тантанасы – тырыш игенчеләргә һәм терлекчеләргә хөрмәт билгесе. Нәкъ аларның булдыклылыгы белән илдә, республикада азык-төлек муллыгы була», – диде Марат Айзатуллин һәм халыкка бәйрәм уңаеннан теләкләрен җиткерде.

  • Сабантуй мәйданында 20дән артык халык уеннары булды: гер күтәрү, кул көрәштерү, чүлмәк вату, капчык көрәше, каз тоту, көянтә белән йөгерү һәм башкалар. Һәм шулай ук «Каньон БиекТау» эндуро-мото дуэле узды.
news_right_1
news_right_2
news_bot