news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Төзелеш министрлыгында территорияләрне үстерү департаменты эшли башлаячак

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында территорияләрне үстерү департаменты оештырыла, ул быелның 1 июленнән эшли башлаячак. Ведомство башлыгы урынбасары Владимир Кудряшев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«1 июльдән министрлыкта территорияләрне үстерү департаменты оештырылачак. Аның турыдан-туры буйсынудагы өч бүлеге булачак: шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү системасыннан җир кишәрлекләре шәһәр төзелеше планнарын һәм белешмәләрен бирү бүлеге, шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү бүлеге, җирдән файдалану һәм төзелеш буенча комиссия эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге, аның утырышларын хәзер дә атнага бер тапкыр үткәрәбез», - дип аңлатты министр урынбасары.

Департаментта шулай ук Татарстанның җиде агломерациясен (Казан, Әлмәт, Идел аръягы, Кама, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Төньяк-Көнчыгыш) үстерү идарәсе дә булачак.

«Без структураны яңадан карап чыгарга булдык, аны нигезләдек һәм ТР Рәисе безне хуплады», - дип өстәде Кудряшев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100