Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Төзелеш министрлыгы декабрь аенда җылылык өчен түләүнең арту сәбәбен аңлатты
2023 елның декабрендә Татарстанда аномаль салкыннар күзәтелү сәбәпле республикада җылылык энергиясен куллану артты. Димәк, түләү квитанцияләрендә әлеге коммуналь хезмәт өчен түләүләр дә артып килде, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте.
Аерым алганда, декабрь аенда Казанда җылылык энергиясен куллану ноябрь белән чагыштырганда – 34,6 процентка (368 112,94 гигакалориядән 495 473,88 гигакалориягә кадәр), Чаллыда – 56,88 процентка (187 360,28 гигакалориядән 293 933,44 гигакалориягә кадәр), Түбән Камада 49,9 процентка (103 196,3 гигакалориядән 154 386,63 гигакалориягә кадәр) арткан.
Декабрьдә җылылык өчен түләү шул күләмдә диярлек үскән. Татарстан башкаласында ул ноябрь белән чагыштырганда – 44,84 процентка, Чаллыда – 56,8 процентка, Түбән Камада 49,59 процентка арткан.
Салкын көннәрдә ТЭЦларның үзендә дә, күп фатирлы торак йортларның индивидуаль җылылык пунктларында да суның температурасы күтәрелде, дип ачыклык кертте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. «Республика халкын җылылык белән тәэмин итүдә өзеклек булмады», - дип ышандырды ул.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 2023 елның декабрендә аномаль салкын һава торышы аркасында ике тапкыр (4 һәм 8 декабрьдә) кисәтү игълан итте. 8 декабрьгә каршы төндә Әгерҗе районында температура -49 градуска кадәр төште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз