news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан төзелеш һәм ремонт буенча 50 республика программасына 77 млрд сум юнәлдерәчәк

2026 елда Татарстанда 50 республика программасы гамәлдә булачак. Аларны финанслау күләме якынча 77 млрд сум тәшкил итәчәк. Әлеге акчаларга якынча 3 мең объект төзү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Алексей Песошин катнашында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елда министрлык гомуми финанслау күләме 17 миллиард сум булган биш илкүләм проектны һәм өч дәүләт программасын гамәлгә ашыруны күзәтәчәк. Бу юнәлешләр буенча федераль үзәк белән килешүләр имзаланган инде. Эшләр 172 объектны, шул исәптән паркларны, мәктәпләрне, поликлиникаларны һәм мәдәният учреждениеләрен төзү һәм ремонтлауны үз эченә алачак.

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты һәм аңа керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» проекты кысаларында 42 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырылган. «Экологик иминлек» илкүләм проекты Казанның ләм кырларын рекультивацияләүне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, ә «Озак һәм актив тормыш» проекты биш поликлиниканы ремонтлауны тәэмин итәчәк.

«Гаилә» илкүләм проекты буенча да масштаблы эшләр каралган: Татарстанда ике балалар бакчасы төзеләчәк һәм алтысын ремонтлаячаклар, шулай ук биш китапханә, өч музей, ике театр һәм алты сәнгать мәктәбе яңартылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot