news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан товар җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен якларга кирәк – Алсу Хисмәтуллина

“Татарстан умартачылары балы” брендын булдыру һәм алга этәрү өстендә эшләргә кирәк дип саный белгеч.

Татарстан товар җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен якларга кирәк – Алсу Хисмәтуллина
Расих Фасхутдинов

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). “Тенториум” компаниясе хезмәткәре Алсу Хисмәтуллина Татарстан товар җитештерүчеләренең профессиональ мәнфәгатьләрен якларга кирәк дип саный. Бу хакта ул “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган “Сәламәт азык – сәламәт милләт” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр итте.

“Соңгы елларда Казанда "Татарстан балы" брендын күтәрү өстендә зур эш алып баралар. Без моңа сөенәбез, чөнки иң яхшы бал – үзең җитештергәне. Умартачыларыгыз Татарстан күләмендә генә түгел, Россия буйлап та төрле чараларда катнашалар. Киләчәктә дә “Татарстан умартачылары балы” брендын булдыру һәм  аны үстерү өстендә эшләргә, Татарстан товар җитештерүчеләренең профессиональ мәнфәгатьләрен якларга кирәк. Мондый очрашуларны һәрдаим уздырсыннар иде, чөнки бик күп файдалы мәгълүмәтләр алырга, тәҗрибә тупларга мөмкин”, - диде Алсу Хисмәтуллина.

Алсу Хисмәтуллина умартачылык бизнесы белән 1980 елдан бирле шөгыльләнүләрен әйтте. ”Умартачылык эше белән шөгыльләнү нәселдән килә, диләр. Бу, мөгаен, шулайдыр. Кечкенә генә гаилә бизнесы буларак башлап җибәргән эшебезне, бүген зур күләмдә дәвам итәбез”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100