news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан тотылган яхшы машиналар иң күп сатыла торган Россия төбәкләре бишлегенә кергән

Татарстан тотылган яхшы автомобильләр иң күп сатыла торган Россия төбәкләре рейтингында бишенче урынны яулаган. 2025 елның гыйнвар-июнь айлары нәтиҗәләре нигезендә, республикада тәкъдим ителгән тотылган яхшы машиналар өлеше 18,3 процент тәшкил иткән. Бу хакта «Известия» яза.

Тотылган яхшы автомобильләрнең иң күп өлеше Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә (22,5 процент) сатыла. Рейтингта өченче урында Санкт-Петербург (20 процент), ә дүртенче урында Ленинград өлкәсе (20 процент) урнашкан.

Әлеге күрсәткеч буенча унлыкка шулай ук Краснодар (18 процент), Ставрополь (17,8 процент) крайлары, Ярославль (12,1 процент), Курск (12 процент), Тверь (11,9 процент) һәм Псков (10,9 процент) өлкәләре кергән.

Тармак экспертлары рейтингны төзегәндә машинаның ничә ел йөрүен (7 елга кадәр), йөргән юлын (150 мең километрдан артык булмаган), хуҗалары санын (транспорт чарасының паспорты (ПТС) буенча өч хуҗага кадәр), шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре санын (бер авариядән күбрәк булмаган) исәпкә алган.

«Авто.ру» сервисының төп клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Игнатов сөйләгәнчә, сатып алу сәләте югарырак булган төбәкләрдә автомобиль йөртүчеләр ешрак тотылган яхшы машинасын сата һәм алмашка яңа һәм заманча автомобиль сатып ала. Әмма яхшы вариантлар бик тиз сатыла – берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр, дип йомгаклады сүзен эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot