Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан тотылган автомобильләр сату буенча югары күрсәткечле төбәкләр унлыгына кергән
Бу рейтингта Амур өлкәсе лидерлык итә, анда октябрьдә тотылган 32 011 автомобиль сатылган.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елның октябрендә Татарстанда кулланылышта булган 12 248 автомобиль сатылган. Шундый машиналар сату буенча республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында тугызынчы урынны били.
«Автостат Инфо» мәгълүматлары буенча Татарстанда кулланылышта булган машиналарны сату күләме бары тик 1,1 процентка гына кимегән.
Бу рейтингта Амур өлкәсе лидерлык итә, анда октябрьдә тотылган 32 011 автомобиль сатылган. Беренче өчлеккә шулай ук Мәскәү өлкәсе (25 164) һәм Краснодар крае (22 836) кергән.
Беренче бишлекне Мәскәү һәм Ростов өлкәсе төгәлли. Алардан соң Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан. Унынчы урында – Чиләбе өлкәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз