news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Стратегик инициативалар агентлыгы рейтингы бишлегенә керә

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 5 төбәге арасына керде. Беренче бишлектә Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы һәм Татарстан. Бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында агентлыкның генераль директоры Светлана Чупшева белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Докладчы 2023 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 48 субъекты үз нәтиҗәләрен яхшыртты дип сөйләде. Аның сүзләренчә, рейтинг нәтиҗәләрен анализлау бөтен ил буенча тиражлау өчен иң яхшы практикалар булган төбәкләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

«Бездә традицион рәвештә рейтинг лидерлары булып Мәскәү, Петербург, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы, Татарстан тора», – диде очрашуда РФ Президенты Владимир Путин. Бу хакта хәбәр Кремль сайтында урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы шулай ук үсеш динамикасы булган төбәкләрне санап чыкты - бу Кемерово, Волгоград өлкәләре, Төньяк Осетия - Алания, Приморье крае, Рязань өлкәсе.

«Бу сөендерә. Чөнки бу төбәкләрдә эшләрлек эшләр бар. Әгәр алар яхшы темп күрсәтәләр икән, бу алга таба үсеш кирәкле юл белән барачак һәм без үз алдыбызга куйган максатларга ирешәчәкбез дигән ышаныч уята», – дип йомгаклады Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100