news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан - тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында бишенче урында

2023 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче бишлектә калды. Рейтингны РИА Новости агентлыгы төзегән.

Республика моннан бер ел биләгән дүртенче урынын Краснодар краена бирде һәм бишенче баскычта урнашты. Шул ук вакытта, әгәр 2022 елда рейтинг индексы 72,113не тәшкил итсә, 2023 елда ул 73,757гә кадәр күтәрелде.

Тулаем алганда, тормыш сыйфаты Россиянең күпчелек төбәкләрендә (89ның 85ендә) артты. Чукот автономияле округында, Белгород, Магадан һәм Псков өлкәләрендә ул кимеде. Беренче өч баскычны, моннан бер ел элеккеге кебек үк, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре һәм Мәскәү өлкәсе били.

news_right_1
news_right_2
news_bot