news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан тормыш сыйфаты буенча беренче бишлеккә керде

Татарстан тормыш сыйфаты буенча беренче бишлеккә керде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында бишенче урынны алды. Республика 75,062 балл җыйды. Бу хакта РИА Новости тикшеренү үткәргән.

Рейтингның беренче урынында – Мәскәү шәһәре – 84,085 балл, икенче урында – Санкт-Петербург – 83,388, өчлекне 81,22 балл белән Мәскәү өлкәсе йомгаклый.

Соңгы урыннарда Тыва, Ингушетия һәм Яһүд автономияле өлкәсе тора.

Рейтингны төзегәндә тормыш шартларының теге яки бу аспектларын һәм социаль өлкәдәге вазгыятьнең торышын бәяләгән 66 күрсәткеч исәпкә алынган. Тикшеренүдә Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре буенча мәгълүматлар исәпкә алынмаган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot