news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан тормыш сыйфаты буенча алдынгы төбәкләр бишлегенә керде

Татарстан тормыш сыйфаты буенча алдынгы төбәкләр бишлегенә керде
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынны алды. Республика 2025 ел нәтиҗәләре буенча РИА Новости экспертлары төзегән рейтингта үз позициясен саклап калды.

Татарстан 2024 елда 75,062 балл җыйган иде, 2025 елда – 76,646. Шул ук вакытта беренче бишлеккә керүчеләр үзгәрмәде: беренчедән дүртенчегә кадәр урыннарны кабат Мәскәү (84,459 балл), Санкт-Петербург (84,211), Мәскәү өлкәсе (81,842) һәм Краснодар крае (77,054) алды.

Рейтингның икенче бишлегендә кайбер үзгәрешләр булган. Ростов өлкәсе алтынчы урынга күтәрелде, Ленинград өлкәсе җиденче урынга төште. Калининград һәм Самара өлкәләре элеккечә сигезенче һәм тугызынчы позицияләрне били. Унынчы булып Воронеж өлкәсе килә, бер ел элек ул 11 нче урында иде. Ә элек унынчы позициядә торган Ханты-Манси автоном округы – Югра бу юлы бары тик 17 нче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot