Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан торак төзелешендә күрсәткечләрне үтәү буенча алдынгы төбәкләр арасына керде
Татарстан торак төзелеше һәм юл эшчәнлеге өлкәсендәге төп күрсәткечләрне үтәү буенча алдынгы төбәкләр арасына керде. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шул хакта хәбәр итте.
«Торак темасына кагылдык. Аның буенча, кичә Президентка хәбәр иткәнемчә, яхшы нәтиҗәләр бар. Әмма аларга, нигездә, былтыр башлап куелган эшләр нәтиҗәсендә ирешелде. Һәр губернатор йортларны файдалануга тапшыруны контрольдә тотсын иде. Кешеләр үз фатирларын вакытында алырга тиеш. Юл эшчәнлеге буенча күрсәткечләр әйбәт. Сүз уңаеннан, быел безгә һава торышы ярдәм итә. 7 ай эчендә 2 мең чакрымнан артык төбәк һәм җирле юлларда эшләр төгәлләнде. Бу узган ел белән чагыштырганда 240 чакрымга күбрәк. Шулай ук төп күрсәткечләрнең үтәлешен тикшердек. Бүгенге көндә Саратов, Пенза өлкәләре, Пермь крае, Адыгея, Бурятия һәм Татарстан республикалары лидерлар рәтендә. Системалы эшнең бик яхшы үрнәге!» - дип язган Хөснуллин телеграм-каналында.
Хөснуллин губернаторлар белән штаб үткәрү вакытында алдагы җылыту сезонына әзерлек турында да фикер алышты.
«Безнең төп бурыч - аварияләрне бетерүгә китә торган вакытны мөмкин кадәр киметү», - дип искәртте ул.
Хөснуллин билгеләп үткәнчә, көзге-кышкы сезонга әзерлек, әлеге чорның үзе кебек үк, прокуратура органнарының ныклы контролендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз