news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан торак төзелеше буенча еллык планны 35 процентка үтәгән

18 мартка Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 35 процентка үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин шимбә киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада 1 миллион 92 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Бу уңайдан коммерцияле төзелеш компанияләре әйдәп бара – еллык планның 42 проценты алар өлешенә туры килә. Гомуми мәйданы 599 мең квадрат метр тәшкил иткән 81 күп фатирлы йорт файдалануга тапшыруга әзер.

Социаль ипотека программасы буенча 15 йорт төзелгән, бу – планлаштырылган еллык күрсәткечнең 28 проценты. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча еллык план 30 процентка үтәлгән – бу 450 мең квадрат метр тирәсе. 2023 елда 1 миллион 510 мең квадрат метр торак сафка бастыру ниятләнә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100