news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан торак тапшыру күләмен 2,6 млн квадрат метрга кадәр арттырган

Республикада берничә ел дәвамында ел саен 2,4 миллион квадрат метр торак тапшырылды.

Татарстан торак тапшыру күләмен 2,6 млн квадрат метрга кадәр арттырган
архив / Владимир Васильев

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елда Татарстан Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә 2,6 млн квадрат метрга кадәр төзелеш темпларын һәм торак тапшыру күләмен арттырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы торакны файдалануга тапшыру йөкләмәләрен үтәде. Илкүләм проект параметрлары һәм Россия Төзелеш министрлыгы белән килешү нигезендә 2 млн 675 мең квадрат метр торак тапшырылган», — диде Гөлназ Миңнеханова.

Элегрәк Татарстан берничә ел дәвамында 2,4 млн квадрат метр торак файдалануга тапшыруны тәэмин итте, бу күчемсез милек базарындагы ихтыяҗ һәм тәкъдим арасындагы тигезлекне саклап калу өчен кирәк иде.

РФ президенты Владимир Путин 2018 елның маенда ил үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында боерыкка кул куйды. Төп бурычларның берсе буларак дәүләт башлыгы Россиядә торак төзелеше темпларының илдә яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту өчен 120 млн квадрат метрга кадәр арттыру турында күрсәтмә бирде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100