news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан торак төзелешен үстерүгә 1,2 миллиард сум алачак

Россия Төзелеш министрлыгы төбәкләрдә торак төзелешенә 20 млрд сум бүлеп биргән.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан киләсе елда һәм 2019-2020 елларда план чорына торак төзелешен үстерүгә 1,2 млрд сум алачак, дип яза “РИА Новости” Россия Төзелеш министрлыгы материалларына сылтама белән.

Россия Төзелеш министрлыгы төбәкләрдә торак төзелешенә барлыгы 20 млрд сум субсидия бүлеп биргән.

Шулай итеп, Карачаево-Черкессия 1,34 млрд сум, Дагестан һәм Белгород өлкәсе һәрберсе 1,2 млрд сум, Свердловск 1,16 млрд сум алачак.

Иң аз субсидия Ярослав өлкәсенә биреләчәк, ул 43,36 млн сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot