news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан торак төзелеше буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды

Россия субъектлары арасында Татарстан бишенче урынны били.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат) Россия төбәкләрендә һәм федераль округларында быелның беренче яртыеллыгында торак төзелеше күләме турында хисап тотты. Статистика буенча, Татарстан Идел буе федераль округы буенча - беренче урынны, ә Россия субъектлары арасында бишенче урынны алды, дип хәбәр итә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

2017 елның 20 июленә булган күрсәткечләргә караганда, Татарстанда барлыгы 1 252,8 мең квадрат метр торак кулланышка кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot