news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан торак төзелеше буенча иң алдынгы төбәкләр унлыгында

Рейтингның 10 лидеры Россиядә торгызылган торакның гомум мәйданының яртысыннан кимрәген төзегән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан 2016 елның 9 аенда торак төзелеше буенча РФ төбәкләре унлыгында җиденче урынны били. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәте хәбәр итә.

Хезмәт мәгълүматлары буенча,  агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында иң күп торак Мәскәү өлкәсендә (Россия буенча файдалануга тапшырылган гомуми торак мәйданының 11 проценты), Краснодар краенда (6,7 процент), Санкт-Петербургта (4 процент), Башкортстанда (3,7 процент), Мәскәүдә (3,6 процент), Ленинград өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында (3,5 әр процент) теркәлгән. Рейтинг унлыгын Ростов өлкәсе (3,2 процент), Төмән өлкәсе (3 процент) һәм Новосибирск өлкәсе (2,7 процент) төгәлли.

Россия Федерациясенең бу субъектлары Россиядә торгызылган торакның гомум мәйданының яртыдан кимрәген төзегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot