Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан торак комплексларда фатирлар саны иң күп булган төбәкләр рейтингына кергән
Татарстан Россия төбәкләре арасында торак комплекслардагы фатирларның медиана саны буенча 13нче урын яулаган. Республикада бер торак комплекста уртача 485 фатир исәпләнә. Бу «Домклик» порталы аналитикасыннан билгеле булды.
Рейтингта беренче урынны Мәскәү (1554 фатир), икенче урынны Мәскәү өлкәсе (1512), ә өченче урынны Краснодар крае (1424) яулаган.
Бишлеккә шулай ук Ленинград өлкәсе (1187) һәм Санкт-Петербург (1064) кергән.
Рейтингның 6-10нчы урыннарында Свердловск өлкәсе (695), Красноярск крае (672), Төмән өлкәсе (645), Башкортстан Республикасы (619) һәм Ростов өлкәсе (563) урнашкан.
Торак комплексларда фатирлар саны иң күп булган 15 төбәк исемлегенә, Татарстаннан тыш, Воронеж (511), Новосибирск (489), Самара (444) өлкәләре һәм Приморье крае (432) да кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз