news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан торак фондының өчтән ике өлешенә диярлек җылылык бирелде – Илдар Халиков

Республиканың социаль объектлары тулысынча җылылык белән тәэмин ителде дияргә була.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Татарстан торак фондының 65 процентына җылылык бирелде. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

“Татарстан буенча социаль объектларның 99,7 процентына, торак фондының 65 процентына җылылык җибәрелде”, - диде республика Хөкүмәте башлыгы Казанда үткәрелә торган “Яңа Россия. Яңа энергетика” XIV һөнәри конференциясенең пленар утырышында.

Илдар Халиков басым ясап әйткәнчә, бу күрсәткечләр энергетикларның мөмкинлекләренә бәйле түгел, ә фәкать идарәче оешмалар ихтыяҗларыннан тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100