news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан толерантлык үсешенә керткән өлеше өчен дөнья күләмендә танылу алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дубайда эш сәфәрендә.

Татарстан толерантлык үсешенә керткән өлеше өчен дөнья күләмендә танылу алды
tatarstan.ru

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»).  Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә уза торган II Бөтендөнья толерантлык саммитында Татарстан Республикасына халыклар һәм мәдәниятләр арасында диалогны үстерүгә керткән өлеше өчен дәрәҗәле бүләк тапшырдылар. Бүләк фотографиясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмга куйды.

«Дубайдагы Бөтендөнья саммитында Татарстан Республикасы толерантлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен бүләккә лаек булды!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бүген II Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнашты. Анда 2 меңнән артык белгеч, эксперт, галим, җәмәгать эшлеклеләре һәм бөтен дөньядан халыкара дипломатик берләшмәнең илчеләре җыелды.

Форумның төп темасы «Мультикультурализмда толерантлык: толерант дөньяның социаль, икътисади һәм гуманитар өстенлекләренә ирешүе» дип билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100