Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан — толерантлык үрнәге - Франциянең La Croix газетасы
Идел хуҗалары традицион ислам һәм татар белән русларнын дус яшәве яклы, дип яза Франция газетасы журналисты.
(Казан, 12 сентябрь, “Казан-информ”). Франциянең La Croix газетасында “Татарстан – толерантлык үрнәге” мәкаләсе дөнья күргән. Француз журналисты Оливье Таллес (Olivier Tallès) башлыча дин мәсьәләләре турында яза.
“Идел хужалары традицион ислам һәм татар белән русларнын дус яшәве яклы"
Казан җәйге кояшта коена. Мәскәүдән 800 чакрымнан соң йөз рәвешләре үзгәрә башлый. Яңак сөяге биегрәк, ә күзләр - кысынкы. Аксыл куе чәчле һәм ак йөзлеләргә караганда кара чәч һәм кара кучкы тән тиресе ешрак очрый.
Казанда сез Россиядә әле, әмма шул ук вакытта алай ук түгел. Биредә татарлар, мөселманнар һәм Идел буе төрки-монгол халыкларының токымнары православие русларыннан күбрәк.
Кремльнең ак диварларында җиңелчә җил Татарстан Республикасының яшел-ак-кызыл флагын җилфердәтә. 58 метрлы ак мәрмәр дүрт манара артында православие чиркәвенең алтын йөгертелгән биш гөмбәзе күренеп тора. Безнең алда Россия өчен уникаль күренеш: 1552 елда Иван Грозный гаскәрләре яулаган бер ныгытмада хач һәм ярымай бар.
Татарлар бу тарих турында XXI гасыр башында да искә алалар. 2005 елда төзелгән мәчет Кремльне рус гаскәрләреннән саклаган имам Кол Шәриф хөрмәтенә аталган.
Алтын Урда мирасчылары арасында янәдән ислам модада. 1990 елларда Бенилюкс зурлыгында республикада йөзләгән мәчет төзелде. Алар славян пейзажына көнчыгыш чалымы бирде, әмма кешеләр төркемен җәлеп итә алмады.
Бөркәнчек тә, хиҗап та юк
Нурулла мәчете янында кыска итәкле һәм биек үкчәле аяк киеме кигән кызлар дин тотучылар игътибарын җәлеп итми. "Биредә мөселманнар бик сабыр", - дип белдерә Наталья Андрианова. Аның муенында алтын чылбыр белән православие тәресе.
Ул гаиләләре белән Раштуаны бәйрэм итүче, шул ук вакыта динен алмаштырырга уйлап та карамаган татарга кияүгә чыккан. Бу Татарстанның катнаш гаиләләренә хас мисал.
Идел буенда кешеләр йөрәгендәге дингә ышанычны янә булдырганчы, таштан мәчет төзү җиңелрәк дип әйтәләр. Моның белән Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин бәхәсләшми.
“Татар мөселманнарының яртысы беркайчан да мәчеткә йөрми, спиртлы эчемлекләр эчә һәм дуңгыз ите ашый", - дип аңлата чал сакаллы интеллектуал, түбәтәен төзәткәләп.
Университетта студентлар бөркәнчек яки хиҗап түгел, ә ачык төстәге яулык белән күлмәк кия. Биредә "евро-ислам" өстенлек итә. 1500 укучы Европа кыйммәтләренә адаптацияләнгән исламга тартыла, аларның дипломнары дәүләт тарафыннан таныла.
Татарстан имамнары "башка традицияләр" булган Согуд Гарәбстанында, Мисырда яки Пакьстанда түгел, ә биредә укыйлар дип белдерә Рәфыйк Мөхәммәтшин.
“Казан нуры” мәчетенә йөрүчеләргә кайвакыт сәләфичелек вәкилләре очрый, әмма бу агач бина бер дә куркыныч исламчылар оясына охшамаган. Ул Казанның элеккеге мэры акчасына төзелгән һәм часовнясы урынына манара куелган чикрәүне хәтерләтә. "Радикаллар бирегә килеп намаз укыйлар һәм бер сүз дә әйтми чыгып китәләр", - дип аңлата имам Камил Исхаков.
Сабырлык мохите
Казанның Воздвижения Святого Креста чиркәве тарихы хач һәм ярымай мәхәббәте турында киңлектәге фикерләүләргә караганда күбрәк сөйли ала. Сталин заманында бинаны лабораториягә биргәннәр.
"Татарстанда уникаль, үтәлмәслек диярлек сабырлык атмосферасы хөкем сөрә", - ди Аргентина рухание Диогенес Уркиза.
Аермада - көч
Матур иконалар белән бизәлгән бүлмәсендә митрополит Иван Ашурков провославлар һәм мөселманнар арасында тигезлек саклануын күзәтә. Ул 10 елын Төньяк Кавказда үткәргән, анда фундаменталь агымнар күтәрелеше үзе сөйли. "Биредә андый нәрсә юк - дип раслый ул. - Татарстан Франция өчен үрнәк була алыр иде".
Тәрҗемәче «колонизация» сүзен әйткәндә, аның зәңгәрсу күзләре кысыла. "Колонизация түгел, ә яңа территорияләр эзләү", - дип төзәтә рухани.
Мәскәү илчеләре, руханилар һәм түрәләр бу линияне гасырлар буе этәрәләр. Әмма Алтын Урданың яшь буыннары әле дә ассимиляциягә тыныч кына каршы тора.
Казаннан чыкканда юлда татар авыллары очрый. Аларны матур йортларыннан танып була.
Сабан туе бәйрәмендә ир-атлар традицион ярышлар оештыра, ә хатын-кызлар өч сортлы иттән ризыклар әзерли."
Басу читеннән барганда татар патриотик фронты җитәкчесе Данис Сәфәргали, баеп баручы кояшка карап, уйлаганын кычкырып әйтә: "Аермаларны хөрмәт иткән очракта ил көчле"
«La Croix» — христиан динен пропагандалаучы көндәлек газета. 1880 елдан чыга. 2014 елда иң яхшы көндәлек газета дип табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз