news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тatarstan Today. Дөньяга ачык» авторлык программасының яңа чыгарылышы тәкъдим ителә

«Тatarstan Today. Дөньяга ачык» авторлык программасының яңа чыгарылышы тәкъдим ителә

«ТНВ» һәм «Татарстан 24» телеканалларында Динә Газалиеваның «Тatarstan Today. Дөньяга ачык» авторлык программасының яңа чыгарылышы тәкъдим ителә. Проект Татарстан белән Төркия мөнәсәбәтләренә багышланган.

Журналист ике республиканың эшлекле һәм мәдәни элемтәләре турында сөйли, төрек экспертларыннан интервьюлар ала, үзенең программасында Истанбулдагы «Татарстан кисәген» күрсәтә.

Премьера «ТНВ» телеканалында 16 мартта 19:00 һәм 18 мартта 22:10 сәгатьтә, ә «Татарстан 24» телеканалында 20 мартта 18:30 һәм 22:30 сәгатьтә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot