news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Tatarstan Today алып баручысы Динә Газалиевага «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды

Федераль һәм Мәскәү хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча генераль директор урынбасары – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыятенең Мәскәүдәге филиалы директоры, «Tatarstan Today. Открытый миру» халыкара медиапроекты авторы һәм алып баручысы Динә Газалиева «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

«Бу бүләк - күпьеллык файдалы эшчәнлегемне тану. Минем өчен иң төп укытучы һәм рухландыручы балачактан ук әнием булды, ул да атказанган журналист. Балачактан ук аның ничек эшләвен күзәттем, һәм бу иҗади процесс мине шулкадәр үзенә бөтереп алды ки, мин журналист булып эшләячәкмен, әни эзеннән барачакмын дигән ныклы карарга килдем!» - диде Динә Газалиева гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә.

Ул медиаөлкәдә инде - 30 елдан артык, башта Чаллыда басма мәгълүмат чараларында һәм радиода, ә аннары нигез салынганнан алып «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләде.

«Тыңларга һәм үзләреннән илһам алырга мөмкин булган кызыклы кешеләрнең янәшәмдә булуын яратам. Минем эшем - даими илһам чыганагы. Әгәр әңгәмәдәш кызыклы булса, аның белән аралашканнан соң бер атна күктә очып йөрим», - дип искәртте Динә Газалиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot