news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ТКХ реформалауга ярдәм итү фондыннан быел 2 тапкыр акча алырга ниятли

Республиканың узган елдагы эшчәнлеге хакындагы хисапны әлеге фонд кабул иткән

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Быел Татарстан Дәүләт корпорациясеннән – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондыннан 2 тапкыр транш алырга ниятли. Беренче транш буенча мәсьәлә әлеге фондның Күзәтчелек советы утырышында 20 мартта хәл ителәчәк һәм, белгечләр исәпләвенчә, республикага 1,3-1,7 млрд. сум тирәсе акча бирелергә мөмкин. Икенче транш исә - фондның средстволарны урнаштырганнан алган өстәмә табышы. Анысы апрель аенда бирелә, регионнарга өләшенү суммасы күпме субъект шуңа дәгъва итүенә бәйле, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.

Республиканың шушы юнәлештә узган елдагы эшчәнлеге хакындагы хисап исә Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды тарафыннан 2 март көнне кабул ителгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot