news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Тикшерү комитеты манту ясаганнан соң малайның хәле начарлану фактын тикшерә

Якынча мәгълүматлар буенча, Чаллыдагы бер балалар бакчасында манту ясаганнан соң малайның кулы шешкән, лимфа төеннәре ялкынсынган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Тикшерү комитеты балалар бакчасында малайга Манту ясаганнан соң, хәле начарлану фактын тикшерә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

«Массакүләм мәгълүмат чараларында язылганча, Чаллы шәһәрендәге бер балалар бакчасында медицина хезмәткәрләре балага Манту ясаганнан соң, аның хәле начарланган», – диде Андрей Шептицкий.

Якынча мәгълүматлар буенча, балада аллергия булган. Малайның анасы, мантудан баш тартып, гариза язган. Медицина хезмәткәрләре хатын-кызның гаризасын исәпкә алмаган һәм балага манту ясаган. Шуннан соң малайның кулы шешкән, лимфа төеннәре ялкынсынган.

Бу факт буенча тикшерү башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100