news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Тикшерү комитеты КАМАЗда эшче үлеме сәбәбен ачыклый

65 яшьлек токарьнең ике кулы да өзелә.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген көн уртасында Яр Чаллыда урнашкан КАМАЗ оешмасында бер эшче вафат булган. Сәбәбе – бәхетсезлек очрагы, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

65 яшьлек ир-ат машина җыю цехында токарь булып эшләгән. Бүген көндез аның ике кулы станокка кысыла. Алган яралардан ул шунда ук җан бирә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты булган хәлне өйрәнә. Шуның нәтиҗәсендә җинаять эше кузгатылу мәсьәләсе хәл ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot