news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Казандагы күп балалы ялгыз әтине котлады

Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Радик Фәткуллинның яңа туган кызлары өчен памперс һәм бала биләү өчен комод, шулай ук өлкән улына уенчыклар тапшырдылар.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). «Игелекле эшләр эстафетасы» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Казандагы күп балалы Радик Фәткуллин белән очрашты. Бу турыда ведомствоның матбугат үзәге хәбәр итә.

Көз көне Фәткуллиннар гаиләсенә бәла килә: бала тапканда Радикның 33 яшьлек хатынының гомере өзелә. Ир кулында ике игезәк кыз бала кала. Бүгенге көндә балалар хастаханәдә тернәкләнү уза. Аларның тормышына берни дә янамый.

Татарстан тикшерүчеләре Фәткуллиннар гаиләсе язмышына битараф калмады. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Радикны улы белән Татарстан Тикшерү идарәсенә чакырып алып, бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләр эчендә яңа туган игезәк кыз балалар өчен памперслар һәм бала төрер өчен махсус комод, шулай ук өлкән улына уенчыклар да бар иде, диелә хәбәрдә..


news_right_1
news_right_2
news_bot