news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан территориясендә томан иртәгәгә кадәр сакланачак

Татарстан территориясендә томан иртәгәгә кадәр сакланачак

Татарстан Республикасында һәм Казанда 3 апрельдә көндез һәм кичен томан көтелә. Бу хакта төбәкнең Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Фараз буенча, метеошартлар 4 апрель иртәсендә дә сакланачак.

Җәяүлеләргә урамнар һәм юллар аша чыкканда игътибарлы булырга, машина юллары аша чыкканда мөмкин кадәр җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә кулланырга кирәк, дип искәртәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot