news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Саклану министрлыгы: Татарстанда самолет тибындагы пилотсыз очкыч бәреп төшерелде

14:00 сәгатьтә һава һөҗүменә каршы саклану көчләре Киев режимының пилотсыз очучы аппарат кулланып Россия Федерациясе территориясендәге объектларга чираттагы террор һөҗүме ясау омтылышына юл куймады.

Һава һөҗүменә каршы саклану дежур чаралары белән бер Украина пилотсыз очкычы Татарстан Республикасы һава киңлегендә юк ителде, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгына.

Уяулык һәм һава һөҗүменә каршы саклану расчетларының оператив гамәлләре ярдәмендә дошман пилотсыз очу аппараты ягыннан янаган һава куркынычын вакытында ачыклау һәм юк итү мөмкин булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100