Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан территориясендә урманнарга керү чикләнгән
Хөкүмәт карары IV һәм V класслы янгын куркынычы урнашу белән бәйле кабул ителгән.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә республика хөкүмәте боерыгы буенча урманнарга керү чикләнгән. Әлеге карар IV һәм V класслы янгын куркынычы урнашу белән бәйле кабул ителгән, дип хәбәр итә республканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Урманнарга керү чикләнгән вакытта ылыслы яшь агачлар янында, коры үләнле урыннарда, агач асларында, торфлы туфракта учак ягу тыела. Башка урыннарда киңлеге 0,5 метрдан да ким булмаган полосалы минераль катламлы туфракта гына учак ягу рөхсәт ителә.
Шулай ук янып торган шырпы, тәмәке төпчеге, пыяла шешә һәм банкалар ташлап калдыру, ауда янучан материаллар куллану, махсус каралмаган урыннарда май яки янучан матдәләр белән сеңдергән материаллар калдыру тыела.
Искәртеп узыйк, Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урманнардагы югары янгын куркынычы турында кисәткән иде. 19-25 август аралыгында республикада IV класслы янгын куркынычы саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз