news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы урнашачак

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, һаваның уртача температурасы нормадан 4-5 градуска артып китәчәк.

Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы урнашачак
архив

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстан территориясенә көньяктан җылы һава агымы килү дәвам итә, шуның аркасында республикада тотрыксыз җылы һава торышы урнашты. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һаваның уртача температурасы 4-5 градуска нормадан артып китә.

7 майда Татарстан көньяк циклон йогынтысында булачак. Һава торышы + 18дән +23 градуска кадәр җылы була. Төнлә урыны белән, көндез күбрәк урыннарда яшен көтелә, җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Соңгы дүрт көн дәвамында Татарстанда +22дән +28 градуска кадәр җылытачак. Чәршәмбе көнне, 8 майда, төньяк циклонның төньягында катнаш фронтлар үтү сәбәпле, республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар узачак. Аннан киләсе өч көндә явым-төшемнәр көтелми.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100