Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан территориясендә аномаль салкын һава торышы көтелә
23-25 октябьдә республика буенча һава температурасы 4-10 градус салкын тәшкил итәчәк
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 23-27 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә аномаль салкын һава торышы, температура 7-10 градус салкын булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
23-25 октябрьдә республика территориясендә кар явачак. Урыны белән буран булуы ихтимал, төньяк-көнбатыштан 13-18 м/с тизлектә җил. Төнлә 6-11 градус салкын, аязганда 15 градуска кадәр, 25 октябрьдә хәтта 18 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез температура 4-10 градус салкын, юлларда - бозлавык.
26-27 октябрьдә республика территориясендә аномаль салкын һава саклана, явым-төшем көтелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз