news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан терлекчеләре сөт җитештерү темпларын үстерә

Узган тәүлектә сөтнең тулай савымы 3043 тонна тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләренең 113 процентын тәшкил итә

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР терлекчелек комплексы хезмәткәрләре сөт җитештерү темпларын үстерүләрен дәвам итә. Узган тәүлектә сөтнең тулай савымы 3043 тонна тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләренең 113 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Республика буенча бер сыердан уртача 11,8 килограмм сөт савып алалар, узган ел 10,4 кг тәшкил иткән. Югары Ослан, Балтач, Әлки, Әтнә, Яшел Үзән, Кукмара, Саба һәм ТРның башка районнары терлекчеләре бер тәүлектә һәр сыердан 13,5 килограмм сөт савып ала.
Сөтнең тулай савымы буенча Әлки районы (сөтнең тулай савымы 197 тонна тәшкил иткән), Яшел Үзән (124), Арча (120,6), Балтач (117), Кукмара (115) һәм ТРның башка районнары терлекчелек комплекслары хезмәткәрләре югары уңышка ирешкән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100