news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан терлекчеләре кышкы кыен шартларда да савым сыерларының продуктлылыгын киметмәде
Күптән түгел булган аномаль салкыннар да, терлекчелек комплексларына азык китерүне кыенлаштырган көчле бураннар да савып алынган сөтнең күләмендә чагылыш тапмады
Скопировать ссылку
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан терлекчеләре кышкы кыен шартларда да савым сыерларының продуктлылыгын киметмәде. Күптән түгел булган аномаль салкыннар да, терлекчелек комплексларына азык китерүне кыенлаштырган көчле бураннар да савып алынган сөтнең күләмендә чагылыш тапмады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Узган тәүлектә Татарстанда сөтнең тулай савымы 3065,5 тонна тәшкил иткән, бу узган елга карата 114 процент тәшкил итә. Һәр сыердан 11,9 килограмм (узган ел – 10,5) сөт савып алынган.
Әлеге уңайдан Әлки районы фермаларында эшләүчеләр иң югары нәтиҗәләргә ирешә, алар узган тәүлектә тулаем алганда 196 тонна продукция җитештергән, һәр сыердан 15,1 килограмм сөт савып алган. Балтач районында сөтнең тулай савымы - 136,6 тонна (17,6 килограмм), Арча районында – 126 тонна (12,5), Яшел Үзән районында – 125 тонна (14,3), Кукмара районында 120,2 тонна (14,7) тәшкил иткән.
ТР шәхси хуҗалыклары да сөт сату күләмен арттыра. Биектау районында узган тәүлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклардан – 24 тонна, Арча районында – 21,2 тонна, Чүпрәле районында – 20 тонна, Балтач районында 16,5 тонна сөт сатып алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2