news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан терлекчеләре квалификацияләрен күтәрә

Укулар Татарстан агробизнес кадрларының белемен арттыру институты базасында оештырылган

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан агробизнес кадрларының белемен арттыру институты базасында ТР зур терлекчелек комплекслары җитәкчеләре өчен укулар оештырылган. Бу хакта институтта белдерделәр.
Республика терлекчеләре алдына күпләп продукция җитештерү генә түгел, ә продукциянең сыйфатын яхшырту бурычы куелган. Курсларда нәсел эшенә зур игътибар биреләчәк, ул Канада һәм Ауропа технологияләре буенча үткәрелә. Зур терлекчелек комплекслары җитәкчеләре сыерларны ашату системасын камил белергә тиеш. Терлекләрне тукландыру макро һәм микроэлементлар буенча балансланган булырга тиеш.
Икенче атнада Татарстан агробизнес кадрларының белемен арттыру институтына кече һәм урта тауарлыклы сөт фермасы җитәкчеләре, шулай ук ТР шәхси хуҗалыклар вәкилләре квалификацияләрен күтәрергә килә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100