Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан терлекчеләре быел җәй көне сөт җитештерүдә артта калуны бетерергә ниятли
2010 нчы елның аномаль корылыгы чорында артта калу башланды
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан терлекчеләре быел җәй көне сөт җитештерүдә артта калуны бетерергә ниятли. Бүгенге көндә савып алынган сөт күләме, үткән ел белән чагыштырганда, 73 тоннага кимрәк. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Үткән тәүлектә савып алынган сөтнең тулай күләме 3100 т, үткән ел дәрәҗәсеннән 73 тоннага кимрәк булган.
Әтнә районы сөт комплексларында 125,4 т сөт савып алынган, Саба - 115,5, Балтач - 156,8 т, Кукмара - 141 т, Актаныш - 133 т.
Шул ук вакытта Кама Тамагы, Әгерҗе, Тәтеш, Лениногорск, Бөгелмә һәм республиканың кайбер районнары терлекчеләре һаман артта калып эшли. Сөт җитештерүдә артта калуга килгәндә, ул 2010 нчы елның аномаль корылыгы чорында башланды. Шул вакыттан бирле ТР терлекчеләре җитешсезлекне бераз гына киметә алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз