news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан терлекчеләре "Алтын көз"дән зур бүләкләр белән кайтты

Агросәнәгать форумы кысаларында нәселле һәм товар терлекчелеге күргәзмәсе булды

(Казан, 17 октября, «Татар-информ»). Мәскәүдә тәмамланган "Алтын көз"  XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсеннән Татарстан терлекчеләре алтын медальләр һәм рәхмәт хатлары алып кайтты. Әлеге тармак вәкилләре агросәнәгать форумы кысаларында узган нәселле һәм товар терлекчелеге күргәзмәсендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Нәселле һәм товар терлекчелеге күргәзмәсендә Россиядә үрчетелә  торган мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, кош, балык һәм бал кортлары тәкъдим ителгән.

Агрофорум кысаларында "Нәселле һәм товар терлекчелеге үсешендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен" дигән конкурс та оештырылган. Анда Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән 180 нән артык предприятие һәм оешма катнашкан, алар агросәнәгать комплексының әлеге секторында үзләренең казанышларын тәкъдим иткән.

Биектау районы "Бөреле" ЯАҖ (җәнлек асраучылык), Лаеш районының "Матюшино" ҖЧҖ (җәнлек асраучылык) предприятиеләре РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының алтын медале һәм рәхмәт хатына лаек булган. Балтач районының "Кызыл юл" хуҗалыгы да сөт терлекчелеге өчен югары бүләк алып кайткан. Мамадыш районының "Бөрсет ҖЧҖ (җәнлек асраучылык) предприятиесе күргәзмәдән көмеш медаль һәм рәхмәт хаты алып кайткан.

РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда балыкчылыкны үстерү буенча инвестиция проектларын аерым билгеләп үткән. Бу -  Бистәсенең "Чулман" ҖЧҖ һәм Питрәч районының "Үшнә" балык хуҗалыгы" ААҖләре.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100