news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан терлекчелек тармагында алынган керем 19 процентка арткан

Татарстан терлекчелек тармагында алынган керем 19 процентка арткан
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда агымдагы елның тугыз аенда авыл хуҗалыгы оешмаларының терлекчелек продукциясе сатудан кергән акчасы, узган ел белән чагыштырганда 19 процентка артып, 89,8 миллиард сум тәшкил иткән. Вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәтендә узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Тулаем алганда, республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләре ел башыннан бирле авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 126,9 миллиард сум керем алган. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 17 процентка артыграк.

Докладчы сүзләренчә, сөт сату авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә – 42 миллиард сумнан артык, терлек һәм кош ите сату – 38,1 миллиард, йомырка сату 8,4 миллиард сум керем китергән.

Татарстанда 1 миллион 331 мең тонна сөт савып алынган, бу 2023 елгы күрсәткечкә карата 106 процент тәшкил итә. 308 мең тонна (101 процент) терлек һәм кош үстерелгән, 984 миллион данә (2023 елдагыдан 4 процентка артыграк) йомырка җитештерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100