news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан теплицада үстерелгән яшелчә күләме буенча Россиядә беренче бишлеккә кергән

Республика фермерлары, һава торышы шартлары начар булу сәбәпле, уңыш күләменең былтырга караганда азрак икәнлеген әйтә.

Татарстан теплицада үстерелгән яшелчә күләме буенча Россиядә беренче бишлеккә кергән
Рамиль Гали

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Республикасы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары теплицаларында җитештерелгән яшелчәләр күләме буенча Россиядә беренче бишлеккә кергән. Бу хакта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнага булган мәгълүматлар буенча, быел Россиядә теплицалардан 476,2 мең тонна яшелчә җыеп алынган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 24,4 процентка күбрәк.

Ябык грунтта яшелчә үстерү буенча беренчелекне Краснодар крае били. Биредә 63,6 мең тонна яшелчә җитештерелгән. Ставрополь краенда 32,8 мең тонна, Башкортстанда 27,5 тонна, Татарстанда 25,1 тонна, Карачай-Черкес республикасында 24,7 тонна.

Апас районындагы “ИП Зәйнуллина” җитәкчесе Лилия Зәйнуллина сүзләренчә, быел алар помидорны беренче генә тапкыр утырткан. Шулай булуга да карамастан, 550 тоннага якын уңыш җыеп алырга планлаштыралар.

“Помидорны әле җыеп сата гына башладык. Аның уңышы ноябрьгә кадәр булачак. Әгәр дә үсемлекләргә зыян килмичә, планлаштырылган уңыш булса, 550 тоннага кадәр помидор җыячакбыз”, - диде Лилия Зәйнуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.

Кыярларга килгәндә, быел шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина 540 тонна кыяр үстереп саткан. Аның күләме, узган елгыдан артмады, шул ук калды, ди ул.

Моннан тыш, теплицада 2 млн төптән артык лалә чәчәкләре, 1,2 млн төп берьеллык чәчәкләр үстереп сатканнар.

Арча районы Түбән Аты авылында теплицада яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнүче Дамир Хәлиуллин сүзләренчә, һава шартлары начар булу сәбәпле, кыяр уңышы, узган елгы белән чагыштырганда, 10-15 процентка кимрәк. Әмма помидорныкы канәгатьләнерлек, диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100