news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан теннисчысы Дубайда халыкара турнирда ике тапкыр җиңүче булды

Марат Шәрипов Dubai Junior Championships турнирында бер-бер артлы биш көндәшне отты.

Татарстан теннисчысы Дубайда халыкара турнирда ике тапкыр җиңүче булды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаучы Татарстан спортчысы Марат Шәрипов Dubai Junior Championships халыкара теннис турнирында ике тапкыр җиңүче булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

14-19 гыйнварда узган ярышта ялгыз разрядта Марат бер-бер артлы биш көндәшне җиңеп, турнирның «алтын»ын яулады. Финалда Шәрипов киеренке көрәштә (4:6, 6:1, 7:6) Бөекбританиядән килгән Джоэль Пиерлионинны җиңде.

Парлы разрядта Марат Шәрипов Данил Ибраһимов белән дуэтта чыгыш ясады. Алар финалда Казахстан теннисчылары Ростислав Гальфингер һәм Бекзат Усипбековны 6:4, 6:4 исәбе белән җиңде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100