news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан телевидениесе ветераны Валентина Бохараева вафат

Татарстан телевидениесе ветераны Валентина Бохараева вафат
Фото: Марат Бохараевның шәхси битеннән

Татарстан телевидениесе ветераны Валентина Бохараева вафат булган. Мәгълүматны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында һәм Роста партиясе матбугат хезмәтендә расладылар.

70-80 елларда ул Казан телевидениесе студиясендә режиссер ассистенты вазифасында карьерасын башлый, аннары ТВ режиссеры булып эшли.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Роста партиясе төбәк бүлеге Валентина Сергеевнаның улы, ТР Сәнәгать үсеше фонды генераль директоры һәм партиянең төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе Марат Бохараевның кайгысын уртаклашты.

«Татарстан хәбәрләре» белдергәнчә, Валентина Бохараева белән хушлашу 7 декабрьдә Казанның Рождества Христова чиркәвендә узачак.

Искәртик, агымдагы елның 8 октябрендә аның ире, Татарстан Дәүләт киносының элеккеге җитәкчесе Зөфәр Бохараев вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100