news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстан" телерадиокомпаниясе бинасында террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды

Казанда террорчылыкка каршы тору һәм шундый очракларда зыянны киметү максатыннан команда-штаб өйрәнүләре узды.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Террорчылыкка каршы милли комитет "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе бинасында шартлы террорчыларны юк итте. Бу хакта республикадагы Оператив штаб матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда террорчылыкка каршы тору һәм шундый очракларда килгән зыянны киметү максатыннан команда-штаб өйрәнүләре узды.

Сценарий буенча, террорчылар төркеме дәүләт телерадиокомпанияссе бинасына үтеп кереп, биш хезмәткәрне кулга ала һәм бүлмәдә яшеренә. Террорчылар туры эфирга чыгарга мөмкинлек бирелмәгән очракта, тоткыннарга зыян киләчәген хәбәр итә.

Оператив штаб кешеләрнең тормышын саклау өчен бинаны штурмлау карарын кабул итә. Контртеррористик операция барышында тоткыннар уңышлы азат ителә, ә террорчыларны юк итәләр.

Чарада өч йөздән артык хәрби һәм башкарма хакимият органнар хезмәткәрләре катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100