news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан текстиль эшләнмәләре Астанада мода күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк

Катнашучылар үз товарларын "Аксессуарлар", "PRO-МОДА", "Сәнгать һәм кәсеп" күргәзмәләрендә тәкъдим итә ала.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Текстиль эшләнмәләр чыгаручы Татарстан эшмәкәрләре үзләренең товарларын "Fashion Expo Astana" халыкара мода күргәзмәсендә тәкъдим итә ала. Чара 2018 елның 4 - 6 июль көннәрендә Астанада (Казахстан) узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларга үз товарларын Persona" (автор маркалары, театрлар һәм мода йортлары), хатын-кызлар, ир-атлар кием-салымы, баш киемнәре, яулыклар, шарфлар, галстуклар, галантерея, эчке кием, тукымалар һәм тукылмаган материаллар һ.б. күргәзмәләрдә тәкъдим итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100