news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан театрларының онлайн эшләве аларның географиясен киңәйткән

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният учреждениеләренең онлайн эшләвенең уңай нәтиҗәләрен билгеләде.

Татарстан театрларының онлайн эшләве аларның географиясен киңәйткән
Рамил Гали

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният учреждениеләренең март–апрель аенда онлайн эшләве аларның географиясен киңәйткән. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә мәдәният учреждениеләренең карантин чорына кайбер нәтиҗәләр чыгарды.

«Бик катлаулы чор кичерәбез. Мәдәни учреждениеләрнең эше чикләнде. Театр әһелләре өчен сәхнә тормышы эш кенә түгел, тормыш мәгънәсе. Тамашачысыз безгә бик авыр, шуңа күрә активлыкның социаль челтәрләргә күчүе табигый», — диде министр.

2019 елда март–апрель аенда Татарстан театрларына 184 мең кеше килгән булса, быел әлеге ике айда 350 меңнән артык тамашачы онлайн кергән. «Америкада, Финляндиядә, Германия, Төркиядә яшәүче татарлар безнең театрлар белән активрак аралаша башлады. Алга таба да бу эшне ташламаска кирәк», — диде ул.

«Онлайн спектакльләр буенча лидер булган Камал театрына гына түгел, башка театрларга да интернет киңлекләрендә игътибар артуы күренә. Әтнә театры, Кариев театры үз тамашачасын булдыра алды», — диде Ирада Әюпова.

Мәдәният министры онлайн форматтагы театраль эшчәнлекнең перспективалары барлыгын ассызыклады. Быел 8 — 17 июнь көннәрендә онлайн узачак «Нәүрүз» фестиваленә дә зур өметләр баглады.

«Татар-информ”да «Нәүрүз» халыкара театр форумына багышланган матбугат конференциясе үтте. Матбугат чарасында оештыручылар буларак, мәдәният министры һәм Камал театры вәкилләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot