news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан театрларының көндәлек тормышы турында видеоязмалар әзерләнә

Татарстан театрларының көндәлек тормышын күрсәткән видеоязмалар 13 декабрьдә Театр елы ачылу уңаеннан оештырылган кичәдә файдаланылачак.

Татарстан театрларының көндәлек тормышы турында видеоязмалар әзерләнә
Султан Исхаков/архив

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының видео төшерү төркеме Татарстандагы дәүләт театрлары буенча экспедициягә чыккан. Алар Театр елына әзерлек чарасы буларак, театрларның көндәлек тормышын видеога төшерәләр. Бу хакта театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов әйтте.

“Кичә алар Кама арты театрларында эшләделәр. Бүген дә аларның театрлар буйлап сәяхәте дәвам итә һәм иртәгә Казан театрларында төгәлләнә”, - ди театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов.

Татарстан театрларының көндәлек тормышын күрсәткән видеоязмалар 13 декабрьдә Театр елы ачылу уңаеннан оештырылган кичәдә файдаланылачак. Әлеге кичә Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә үтәчәк.

Театр кичәсен Камал театры әзерли. Сценарий авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев.

  • Татарстанда унбиш дәүләт театры эшли. Аның тугызы – татар театры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100