news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан театрларында куелган җиде спектакль «Алтын фонд»ка кертелгән

Россия театр әһелләре берлеге хәзер репертуардагы спектакльләрнең «Алтын фонд»ын булдырган.

Татарстан театрларында куелган җиде спектакль «Алтын фонд»ка кертелгән
Фото: Әлмәт театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотосы

Татарстан театрларында куелган җиде спектакль «Золотой фонд театральных постановок России» («Россиядә куелган спектакльләрнең алтын фонды») исемлегенә кертелгән.

«Бу «Алтын фонд» – Россия театр әһелләре берлегенең 150 еллыгы уңаеннан гамәлгә куелган зур театраль проект. Аның төп идеясе – илебезнең театраль культурасын һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен чагылдыручы һәм гомуми мәдәни кодын формалаштыручы спектакльләрдән «алтын фонд» булдыру», диелгән Россия театр әһелләре берлегенең рәсми хәбәрендә.

Исемлектә Әлмәт театрының «Ат карагы» (режиссер - Айдар Җаббаров), Камал театрының «Болганчык еллар.Мөһаҗирләр» (режиссер - Фәрит Бикчәнтәев), «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» (режиссер - Илгиз Зәйниев), «Созвездие-Йолдызлык», музыкаль эксперименталь театрның «Я, бабушка, Илико и Илларион» (режиссер - Искәндәр Нуриҗанов), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Сөембикә» (режиссер - Юрий Александров), Чаллы театрының «Кроткая» (режиссер - Илгиз Зәйниев), Әтнә театрының «Ай тотылган төндә» (режиссер - Сойжин Жамбалова) спектакльләре бар.

«Алтын фонд» өчен театр репертуарында булган спектакльләр арасыннан иң яхшылары сайлап алынган. Форма һәм жанр чикләүләре булмаган. Бәйгедә профессиональ, шул исәптән, бәйсез театраль проектлар да катнаша алган.

Сайлап алу ике этапта үткән. Башта театрлардан килгән спектакльләрнең язмаларын Театр әһелләре берлегенең региональ бүлекчәләре караган. Беренче тур аша узган 300 спектакль арасыннан проект җиңүчеләре сайлап алынган.

Театр әһелләре берлеге җиңүче спектакльләрнең телеверсияләре коллекциясен булдырачак.

«Адәмнәр»

Фото: © Лариса Пасынкова

«Болганчык еллар.Мөһаҗирләр»

Фото: © Салават Камалетдинов

«Ай тотылган төндә»

Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Әтнә театры

news_right_1
news_right_2
news_bot